«Тыюлыклар дөньясы»: виртуаль сәяхәт (18+)

12 гыйнварда 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  «Тыюлыклар дөньясы» дигән виртуаль сәяхәт уздырды. 

Чарага килүчеләр экомаршрутлар буйлап мавыктыргыч виртуаль сәяхәткә кузгалды. Видеопрезентация ярдәмендә алар Татарстанда нинди тыюлыклар һәм милли парклар булуы, махсус сакланучы урыннар булдырылуның максатлары һәм анда яшәүче җәнлекләр турында белделәр. Катнашучылар «Түбән Кама» милли паркында, Татарстанның Идел-Чулман дәүләт биосфера тыюлыгында булды. Китапханәче шулай ук гаять зур илебезнең башка гаҗәеп матур урыннары турында сөйләде. Чарага тематик китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: